Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Каен җиләге өлгерде

Каен җиләген җыярга өлгерсәң бүген өлгерәсең, иртәгәгә ул калмаска да мөмкин. Быел елы шундый.

Бүген җитешә генә башлаган җиләк иртәгә кибеп бөрешеп тә куяр. Шуңа күрә кырык эшегезне кырык якка ташлап, каен җиләген җыеп калырга ашыгыгыз!

Иң беренче чиратта каен җиләген ашап, витаминнар туплагыз. Урманда үскән каен җиләге күп авырулардан файдалы. Ул организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк авыруларыннан саклый. Чамасын белеп ашаганда бавыр өчен дә әйбәт. Хәлсезлек, склероз, кан басымы югары яки түбән булып «сикергәләп» торган кешегә дә каен җиләге файдалы. Ә артканыннан кайнатма ясарга да була.

Каен җиләгеннән кайнатма ясауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

Беренче рецепт. 1 кг каен җиләге, 1,2 кг шикәр комы алабыз. Икесен бутап, суты бүленеп чыкканчы салкынча урында яки суыткычта 6-8 сәгать тотабыз һәм кайнатабыз.

Икенче рецепт. 1,2 кг шикәр комы, 1 стакан су алып сироп ясарга. 1 кг җиләкне кайнап торган сиропка салып, кайнатып чыгарырга. Савытны селкетеп алган очракта күбек үзеннән-үзе юкка чыгар. Ут өстеннән алып, 6-8 сәгать тотарга. Аннары тагын кайнатып чыгарырга һәм кабат уттан алырга. 6-8 сәгатьтән соң, кайнатманы әзер булганчы утта тотарга.

Өченче рецепт. 1 кг чиста җиләккә 500 г исәбеннән шикәр комы салыгыз. Суты бүленеп чыксын өчен салкынчарак урынга куегыз. Суты өскә бүленеп чыга башлагач, аерым савытка алып, 700 грамм шикәр комы белән сиропт әзерләгез. Аннары шул сироп өстенә җиләк салып, озынча агач кашык белән болгата-болгата кайнатыгыз, тик җиләкләр изелеп бетәрлек булмасын. Кайнатма әзер булыр алдыннан пычак очы белән аз гына лимон кислотасы салып җибәрсәгез, кайнатма шикәрләнмәс.

Каен җиләгеннән сөтле коктейль

 

Җиләкләрне җылы суда яхшылап юарга да әйбәтләп изәргә, сөт, шикәр комы, азрак тоз өстәп, бер төрле массага әверелгәнче күпертергә кирәк. Әзер эчемлекне суыту зарур.           

250 мл эчемлек әзерләү өчен 100 г каен җиләге, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл сөт, 2 г тоз алына.

Каен җиләгеннән джем

 

1 әр кг каен җиләге һәм шикәр комы, 1 стакан су. Джем өчен изелгән җимешләр дә ярый. Джемны болгата-болгата бер мәртәбә генә кайнатырга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса