Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ХИМИЯСЕЗ КОРТКЫЧЛАРНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ

Уңышны саклап калу өчен 5 файдалы рецепт.

ГОРЧИЦА КАЙНАТМАСЫ ҮЛӘН БЕТЕННӘН ЯРДӘМ ИТӘЧӘК

1/3 стакан коры горчицаны 1 литр кайнар су белән болгатырга. Капкач белән каплап 2 тәүлек тотыгыз. Аннары бу төнәтмәне 3 литр су белән кушарга, пульверизаторга салып улән бетеннән интеккән үсемлекләргә сиптерергә. ⠀

СУГАН ЭРЕМӘСЕ КОРТКЫЧЛАРНЫ ҖИЛӘК-ҖИМЕШ АГАЧЛАРЫННАН КУА. ⠀

4 стакан коры суган кабыгын 10 л. җылы суга (+50 градус) салырга. 5 тәүлек төнәтергә, сыгып агачларга һәм куакларга сиптерергә.

МАЙ ЭРЕТМӘСЕ АК "онлы" СУАЛЧАНГА КАРШЫ (ул куакларның яфракларын зарарлаганда, аларда мамык шикелле бүлендек барлыкка килә). 1 литр су белән 2 аш кашыгы үсемлек мае болгатырга һәм шул эремә белән үсемлекләрне эшкәртергә.

ЙОМЫРКА КАБЫГЫ МЕДВЕДКАГА КАРШЫ 

Аны киптерергә, 1/2 стакан порошок рәвешендәге йомырка кабыгына 2 аш кашыгы үсемлек мае кушып бутарга. Үсемлек орлыкларын бу порошок белән бергә кушып ачык грунтка буразнага чәчәргә. Көйдергеч аю-корткыч бөҗәкләр йомырка ризыгыннан үлә.

САРЫМСАК ҺӘМ БОРЫЧ ҖИЛӘК-ҖИМЕШ АШАУЧЫ КОРТТАН КОТКАРА⠀

Ботакларда кортлы алма күреп алсагыз, бу уңыш ашаучы корткыч бик әйбәт тырышкан. Аннан котылырга 2 чара ярдәм итәчәк. ⠀

  • Сарымсак төнәтмәсе. Ваклаган 10 сарымсак тырнагын 1 литр кайнап торган су белән пешекләргә. 1 Тәүлек буе төнәтеп пульверизатордан алмага сиптерергә. ⠀
  • Ачы борыч төнәтмәсе. 1 борычны вак итеп турарга, 1 литр суга салып 1 сәгатҗ дәвамында кайнатырга. 2 тәүлек төнәткәч, 5 л. су белән кушып, сөзеп алмагачка сиптерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса