Әлмәтлеләр район данын яклады [+ФОТОЛАР]
Көн темасы

Әлмәтлеләр район данын яклады [+ФОТОЛАР]

Әлмәтнең муниципаль хезмәткәрләре район данын яклап ярышларда катнашты.

10 мартта Зәй шәһәрендә «Ялта-Зай» спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләр арасында спринтерлык узышы узды. Анда республиканың 43 районыннан вәкилләр катнашты. Һәр районнан ике ир-ат һәм ике хатын-кыздан торган командалар чыдамлыкта, тизлектә һәм җиңүгә омтылышта бил алышты. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км лы дистанцияне узарга тиеш иде. Әлмәт муниципаль районы командасына район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелек итте. Безнең чаңгычылар тупланганлык, бердәмлек үрнәкләре күрсәтеп, күп кенә көндәшләрен артта калдырдылар.