Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтлене хөкем иттеләр

Аны инде бер тапкыр исерек килеш машина йөрткән өчен хөкем иткән булганнар.

Хокук сакчылары Әлмәттә аек булмаган 31 яшьлек машина йөртүчене тоткарлаган. Ул вакытта ул «Лада Калина» руле артында була. Документларны тикшергәндә автоинспекторлар ачыклаганча, элегрәк әлмәтлене исерек хәлдә  машина йөрткән өчен җәлеп иткән булганнар.

Татарстан прокуратурасы  хәбәр иткәнчә, ир-атны хөкем иткәннәр. Аңа 250 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, аны ике ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса