Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә спорт җанатары мошенниклар корбаны булды

Җинаять эше кузгатылды.

2023 елның апрелендә полициягә 23 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән һәм ул мошенниклар корбаны булуын хәбәр иткән. Җинаятьченең интернетта хоккей матчына билетлар сату турында реклама урнаштырганлыгы ачыкланган.

Әлмәттән бер җанатар бу тәкъдим белән кызыксына һәм мошенникка алты мең сумга якын акча күчерә, әмма билет ала алмый. Сатучы акча алганнан соң элемтәгә чыгудан туктаган. Үзен алдаганнарын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. ӘМР буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, оператив чаралар барышында җинаятьченең шәхесен ачыклый алганнар. Ул Новосибирскның 27 яшьлек кешесе булып чыга, элек ул милек җинаятьләре өчен хөкем ителгән булган. Урланган акчаларны ул үз ихтыяҗларына сарыф иткән. Тоткарланучыга карата Әлмәт полициясе тикшерүчеләре тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ир-ат Россиянең башка төбәгендә шундый ук җинаять кылган өчен төзәтү учреждениесендә җәза үтә һәм якын арада китерелгән зыянны капларга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса