Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә оперативниклар зур партия наркотиклары булган ир-атны тоткарлаган

Тикшерү вакытында шикләнелүчедә тыелган матдәләр, үлчәүләр һәм төрү материалы табылган.

Хокук сакчылары Әлмәттә 32 яшьлек җирле кешене тоткарлаган. Аннан наркотикларның законсыз әйләнешендә шикләнәләр. Тикшерү вакытында оперативниклар тоткарланучыда массасы 57,22 г булган тыелган матдәләр тапканнар. Моннан тыш, аңарда электрон үлчәүләр һәм төрү материалы тапканнар. Фатирда тентү вакытында полиция хезмәткәрләре  күпсанлы полимер пакетлар, магнитлар һәм өч рулон изоленталар алган. Тоткарланучыга беркетмә төзеделәр.

Суд карары буенча ир-ат өч тәүлек арест астында булачакуздырачак. Шулай ук аңа карата  җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса