Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене муенына һәм кулларына пычак кадап үтергәннәр

Үлгән кешенең үги абыйсыннан шикләнәләр.

Әлмәттә Фәхретдин урамындагы йортларның берсендә 47 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапканнар. Үлгән кешенең кулында һәм муенында пычак белән чәнчелгән яралар табылган.

Оперативниклар үтерүдә шикләнелгән кешене тоткарлый. Ул үлгән кешенең 35 яшьлек үги туганы булып чыга.

Тикшерү версиясе буенча, шикләнелгән кеше эштән эчеп кайткан һәм йоклап яткан абыйсын күргән. Ул аны уята.

Туганнары арасында низаг килеп чыга, шул вакытта шикләнелгән кеше берничә тапкыр пычак белән яралый. Үги туганының үлгәнен аңлагач, ир ашыгыч хезмәт чакырган.

Шикләнелүчене сак астына алдылар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган,дип хәбәр итәләр ТР буенча тикшерү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса