Сөеклесенә пычак белән чәнчегән Әлмәт кешесенә хөкем карары чыгарылды
Хатын-кыз пычак белән һөҗүм өчен җиде ел төрмәдә утырачак.
Әлмәт шәһәр судында кеше үтерүдә гаепләнгән хатын-кызга хөкем карары чыгарылды. Эш материаллары буенча, исерек табын вакытында хатын граждан ире белән талаша һәм пычакка тотына. Сугулар муенга һәм кулбашларга туры килә. Ашыгыч ярдәм килгәнче, ир-ат инде үлгән булган.
Суд карары буенча Әлмәттә яшәүче хатын-кыз җиде ел гомуми режимлы колониядә утырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа