Наркотиклар өчен әлмәтлегә 15 ел колония яный
Әлмәтледә 88 наркотиклар төргәге табылган.
Шәһәр судында әлмәтленең "үзе кулланырга җыенган" 88 наркотик төргәге турындагы эше карала башлады. Һәрхәлдә, ул тикшерүне моңа ышандырырга теләгән.
Ләкин ышандыра алмаган. Әлмәт кешесен наркотиклар саклауда һәм таратуда гаеплиләр, аңа 15 ел колония яный.
Тикшерүчеләр интернетта ир-атның наркотиклы үсемлек орлыклары сатып алуын, уңыш үстерүен, ә аннары аны иптәшләренә һәм танышларына сатуын ачыклаган.
Гаепләнүче гаепле булуын таныды. Соңгы карар чыгару өчен, суд тәнәфес алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа