Нацист символикасын ачыктан-ачык күрсәткән әлмәтлене хөкем иттеләр.
Полиция бүлеге фойесында булганда, ир-ат телефоннан сөйләшә һәм нацист символикасын күрсәтә. Ир-атның сул кулының имән бармагында татуировка булган, аны халык алдында күрсәтү закон тарафыннан тыелган.
Ир-атның гаебен хокук бозучының телефоннан сөйләшкән вакытында шунда булган полиция хезмәткәре раслады.
Нәтиҗәдә, Әлмәт кешесе гаепле дип табылды. Суд аңа штраф рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Әлмәт суды.