Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Интим массаж ясатырга теләгән әлмәтле 160 мең сум акчасыннан колак каккан

Әлмәтле кире акчасын кайтара алмый.

 23 яшьлек әлмәтле интернеттагы сайтларның берсендә  интим массажга заказ бирергә теләгән. Нәтиҗәдә, ул 163 250 сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта ул алдан түләү сыйфатында 1500 сум күчергән. Шуннан соң аңа билгесез номердан шалтыраталар һәм тагын акча күчерергә кушалар. Яшь кеше шикләнә, хезмәт күрсәтүдән баш тарта һәм акчаны кире кайтаруларын сорый. Тик заказны гамәлдән чыгару җиңел түгел икән. Администратор сүзләренә караганда, өстәмә рәвештә тагын 60 мең сум күчереп, берьюлы ике түләү каналы ябарга кирәк булган. Яшь кеше бу сумманы күчерә һәм администраторга шалтырата.

Трубканы ир ала һәм тагын бер миллион сумнан артык акча таләп итә. Баш тарткан очракта, аны табарга, кыйнарга, наркотиклар куеп,  полиция хезмәткәрләренә тапшырырга вәгъдә бирә.

Зыян күрүче куркып кала һәм 80 мең сум акча күчерә. Тик җинаятьчеләр моның белән генә тукталмый һәм тагын 70 мең сум таләп итә башлый. Шуннан соң зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса