Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

27 яшьлек әлмәтле үз фатирында наркопритон оештырган

Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Әлмәттә 27 яшьлек хатын-кыз үз фатирында наркопритон оештырган. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның берничә тапкыр наркотик куллану өчен үз фатирын бирүе ачыкланган. Фатирны карау барышында полиция хезмәткәрләре наркотик чаралар эзләре булган әйберләр һәм җайланмалар табып алган.


Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хатын-кызга карата чыгып китмәү  турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса