Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассасын алдарга омтылган

Афераны каравылчы күреп ала.

28 яшьлек әлмәтлене "талау, ягъни чит милекне ачык урлауда" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табалар. Бу хакта Әлмәт прокуратурасы хәбәр итә.

Суд 9 августта хөкем ителүченең Белоглазов урамындагы «Пятерочка» кибетендә булуын ачыклаган. Кич белән ул 2 687 сум 98 тиенлек товар җыйган һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассасына килеп, янәсе банк картасы белән "түләгән". Картада акча булмавы ачыклана.

Шуннан соң ир кибеттән чыга, тик каравылчы аның түләмәвен күреп, аның артыннан йөгерә. Ул чакта җинаятьче качып котыла, әмма соңрак аның шәхесе хокук сакчылары тарафыннан ачыклана.

Гаепләнүче зыянны тулысынча каплаган. Утырышта ир гаебен таный, тәүбә итүен әйтә. Элегрәк хөкем ителмәгән.

Суд аңа 1 елга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 10% ын дәүләт табышына тотып калачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса