Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Узган тәүлектә 3 әлмәтле мошенникларга 232 мең сум акча күчергән

Кырыгалдарлар үзләрен бик мөлаем тоткан, бәйрәм белән котлаганнар, такси хезмәте өчен түләгәннәр һәм төрле яклап ярдәм иткәннәр.

Мошенниклар 37 яшьлек әлмәтлегә 8 март кичендә шалтыраткан. Билгесез зат үзен банкның куркынычсызлык хезмәтендә эшләүче дип таныштырган һәм мошенникларның 200 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерергә маташуын белдергән. Билгесез кеше күрсәтмәсе буенча, ир мобиль кушымтага кергән һәм шалтыратучы җитәкчелегендә 5 елга 12,9 процент ставкасы белән үзенең исеменә 193 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Картага акча килгәннән соң мошенник зыян күрүчегә бу акчаларның кредитны ябарга тотылачак икәнлеген әйтә һәм килгән кодларны үзенә хәбәр итәргә куша. Алданган ир-ат барлык акчалар да кредит түләүгә юнәлдереләчәк, дип ышана. Картасыннан 147 827 сум юкка чыккач кына ул шикләнеп,  банкка мөрәҗәгать итә һәм алданганлыгын аңлый. Банкта аңа полициягә хәбәр итәргә кушалар.

 

Әлмәттә яшәүче 71 яшьлек пенсионерга шалтыратып, үзен өлкән тикшерүче Роман Михеевдип таныштырган ир жетон номерын атый һәм Олег Буйнов турында сораша башлады. Пенсионер андый кешене белмәвен әйтә. Тик кинәт шалтыраткан кеше теманы кискен үзгәртеп, пенсионер ханымның банк счетлары белән кызыксына башлый. Мошенник Олег Буйнов бик куркыныч җинаятьче икәнен, федераль эзләнүдә булуын һәм хәзерге вакытта шәһәр банкларының берсендә пенсионерга кредит рәсмиләштерүен әйтә. Хатын-кыз билгесез кеше белән сөйләшүне туктатырга теләгән, тик мондый җитди мәгълүматны ишетеп, ул куркып кала. Ялган “полиция хезмәткәре” хатын-кызга бу мәгълүматны беркемгә дә әйтмәскә куша һәм озакламый банктан шалтыратачакларын хәбәр итә.  Тидән телефон шалтырый. Шалтыратучы үзен  Максим Иванович дип таныштырып, исәп-хисап счетындагы акчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, кичекмәстән банкка барырга, барлык акчаны кулга алырга һәм резерв счетка күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Билгесез зат хатын-кыз өчен такси чакырта, пенсионер банкка барып җитә, 50 мең сум күләмендә акча ала һәм бөтен сумманы төрле абонент номерларына күчерә. Икенче көнне аның белән шул ук ир дә элемтәгә кереп, 250 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерергә һәм куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, дип белдерә. Бу юлы пенсионер ханым ышанмый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Шушы ук мошенниклар 35 яшьлек ханымны да алдап, аннан 30 мең сум акча урлаган.

 

Шәһәрдә яшәүче 44 яшьлек ханым видеодәрес сатып алырга теләп алданган. Мөрәҗәгать итүченең кәрәзле телефонына ташламалы курс сатып алу турында тәкъдим белән смс-хәбәр килә. Зыян күрүченең курс сатып алу өчен акчасы җитмәү сәбәпле, ул теория дәресен генә җибәрүләрен сораган. Билгесез затлар аның электрон почтасына түләү өчен сылтама җибәргәннәр. Зыян күрүче әлеге сылтама буенча уза, банк картасы мәгълүматларын кертә, шуннан соң аның телефонына акча күчерү өчен 900 номерлы смс-хәбәр килә һәм ул әлеге кодны махсус тәрәзәдә кертә, заказны түли. Шуннан соң аның картасыннан 2000 сум, ә бер секундтан соң тагын шул кадәр акча югала. Мөрәҗәгать итүче бу хакта сатучыларга хәбәр иткән һәм алар, янәсе, акчаны кире кайтару өчен, яңа сылтама җибәргән. Хатын-кыз бу сылтама буенча күчми һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Барлык фактлар буенча да тикшерү үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса