Әлмәт пенсионеры мошенникларга 700 мең сумнан артык акча күчергән
Ул үзенең мошенниклар тозагына эләгүен бик соң аңлый.
Әлмәттә яшәүче 61 яшьлек иргә билгесез кеше шалтырата. Ул үзен Михаил исемле банк хезмәткәре дип таныштыра. Аның сүзләренә караганда, әлмәтлегә 200 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергәннәр. Мошенник шул акчаларны кулга алырга тәкъдим итә, аларны яңадан шушы ук кредитны өчен түләргә буладип аңлата. Берничә минуттан соң җинаятьче шалтыратып, пенсионерга банк бүлекчәсенә барып, займ алу өчен гариза бирергә куша. Зыян күрүче 527 мең сумлык кредит рәсмиләштерә, шуларның 94 меңе — страховка акчасы. Ул акчаларны пенсия күчә торган банк картасына күчергән, шуңа күрә акчаларны кулына алырга омтылганда, банк кредитканы блокировкалаган. "Банк хезмәткәре" икенче карта чыгарырга киңәш итә. Банкта яңа пластик карта 2 мартта әзер булачак, дип хәбәр итәләр. Шуннан соң гариза бирүче белән үзен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге тикшерүчесе булып таныштырган ниндидер Владислав Смирнов элемтәгә керә. Ул пенсионерга карата мошенниклык турындагы җинаять эшен тикшерү кысаларында аны полиция бүлегенә чакыра.
Алдакчылар көн саен шалтыраталар, исәпләнгән штрафлар турында сөйлиләр һәм 10 мең сум күләмендә компенсация вәгъдә итәләр. 1 мартта пенсионер банкка барып, картаны ала һәм аннан 475 мең сум акча ала, аннары Михаил белән элемтәгә керә. Шуннан соң җинаятьче мессенджерга резерв счет номерын җибәрә, пенсионер аңа 422500 сум күчерә. Акчаларның кредитны түләүгә җибәрелүенә инанып, пенсионер өенә кайтып китә. Кире юлда аңа тикшерүче шалтырата һәм банк хезмәткәренең номерын җыюны сорый. Ә тегесе, үз чиратында, 300 мең сум күләмендә тагын бер кредит рәсмиләштерүне сорый. Ир шалтыратучының таләпләрен үти һәм бу сумманы мошенник күрсәткән счетка күчерә. Шуннан соң пенсионерның шикләнә башлый, ул банкка барып, чын хезмәткәрләр белән аралаша. Анда аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Китерелгән зыян 722 500 сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа