Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле фонд биржасында акча эшләргә омтылып, мошенниклар аркасында 600 мең сум акчасын югалткан

Әлмәт полициясе мошенниклык факты буенча җинаять эшен тикшерә.

40 яшьлек әлмәтле, биржада акча эшләргә өметләнеп, үзләрен брокерлар дип атаган мошенникларга 600 мең сум акча тапшырган.


Әлмәтлегә бер ир-ат шалтырата һәм үзен танылган компаниянең брокеры дип таныштыра. Ул зыян күрүчегә фонд биржасында катнашырга, чит ил валютасын сатып алып, акча эшләргә тәкъдим итә. Мошенник бөтен процессны шәхсән үзе контрольдә тотарга, өйрәтергә, консультация бирергә һәм тулысынча фонд базарында эшләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирә.


Алга таба ялган брокер гариза бирүчегә браузер аша махсус программа йөкләргә һәм валюта сатып алу өчен зур булмаган күләмдә акча кертергә киңәш итә. Биржада эшләү системасы турында начар белгән ир-ат цифрлы валюталар алмашуның халыкара онлайн-сервислар мәйданчыгына чыгу өчен үзенең IP номерын хәбәр итә. Аннары ул шәхси кабинетка керү өчен банк карталары, логиннар һәм парольләр турында да мошеникка мәгълүмат бирә. Билгесез кеше аның белән бу вакыт аралашудан туктамый, һәр тапкыр хезмәт хакын күрсәтеп бара. Ир берничә тапкыр мошенник сораган сумманы кертә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче билгесез затларга 600 мең сумнан артык акча бирә.
Әмма аны алдауларын аңлап, гариза бирүче полициягә мөрәҗәгать итә.


Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре ялган брокерны ачыклау һәм тоткарлау буенча чаралар күрә. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса