“Әлмәт – Водоканал”да коронавируска каршы вакцинация уздырылган
Коронавирус

“Әлмәт – Водоканал”да коронавируска каршы вакцинация уздырылган

Оешманың 19 хезмәткәренә эш урынында прививка ясалган.

9 март көнне оешмага шәһәрнең 3 нче поликлиникасыннан медицина хезмәткәрләре килгән. Алар COVID-19 дан вакцинация уздырганнар.

Вакцинациянең коронавирусны җиңүнең иң ышанычлы ысулы икәнен хәбәр итә белгечләр.

Әлеге авыру әле чигенергә җыенмый. Узган тәүлектә республикада тагын 49 кешенең коронавирус йоктыруын хәбәр иткән идек.