Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов коронавирустан икенче прививка ясатты

Прививканың икенче компоненты беренчесеннән 21 көн үткәннән соң кертелә.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов коронавирустан «Спутник V» икенче прививкасыннан соң үзен ничек хис итүе турында сөйләде. Ул инстаграмда үткән туры эфирда хис-кичерешләре белән уртаклашты.


"Шәхсән мин привиканың ике этабын да уздым. Үземне бик яхшы хис итәм, бернинди өзлегүләр дә булмады. Беренче прививкадан соң бер тапкыр, җиңелчә хәлсезлек сиздем, әмма нинди дә булса авырту да, температура да булмады. Башка бернинди тайпылышлар булмады", - дип билгеләп үтте Нагуманов.


Шулай ук район җитәкчесе Әлмәт районында 700дән артык кеше коронавирустан вакцина ясаганын хәбәр итте.


Район үзәк хастаханәсеннән тыш, хәзер вакцинация 3 нче номерлы поликлиникада һәм «Татнефть» медсанчастендә башкарыла.


Прививка ясатырга теләүчеләргә алдан 33-83-80, 22-78-46 номерларына шалтыратып язылырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса