Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 85 очрагы ачыкланган. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 61 кеше өйдә дәвалана.
⠀
3 февральгә кадәр Татарстанда 16 302 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 812 (+92) кеше терелгән.
Спутник V белән 14 100 кеше вакцинацияләнгән. Икенче дозаны 2 617 кеше алган.
33 242 комплекттан вакцинаның 42,4% кулланылган.
Татарстанда вакцинага язылу өчен 122 номерына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа