Әлмәттә ничә кешенең үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына һәм кислородка тоташтырылганлыгы билгеле булды
Бу сорауга җавапны 2 февральдә район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында әйтте.
“Хәзерге вакытта Әлмәт үзәк застаханәсендә 50-60 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына һәм кислородка тоташтырылган. Хастаханәдә коронавирус белән авырып ятучыларның барысы да диярлек моңа мохтаҗ”, - диде район башлыгы.
Әлеге аппарат авыру организмның тулы канлы эшчәнлеге өчен кирәкле кислород күләмен мөстәкыйль сулый алмаганда кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа