Әлмәттә коронавирус белән авыруның 4 яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның 4 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 75 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 60 кеше өйдә дәвалана.
⠀
22 ноябрьгә Татарстанда 9700 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8464 (+43) кеше терелгән.