Төтеннән үзе агуланган.
Әлмәттә янгын чыкты. Ашыгыч хезмәтләр Тельман урамындагы 47 нче йорт янына җыелды. Анда, шаһитлар хәбәр иткәнчә, бишенче подъездагы подвалдан төтен чыккан. Янгын нәтиҗәсендә 58 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны район үзәк хастаханәсенә озаталар. Подвалдагы ялкын җыештыру инвентарен һәм дүрт кв. м мәйдандагы агач такталарны зарарлаган.
Янгынның сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык, дип хәбәр иттеләр Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегендә.
Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге