Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

«Кызыл әтәч»ле декабрь

Салкын һава торышы урнашу белән, халык туңабыз дип йортларында, фатирларында электр җылыткычларын тоташтыра башлады. Әгәр дә торакта электрүткәргечләр искергән яки ялганыш дөрес түгел икән - янгын чыгасын көт тә тор

Янгын күзәтчелеге әлмәтлеләрне бу уңайдан ел да кисәтә,  электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Күпләр бу мәсьәләгә бармак аша карый. Кызганыч, ләкин бу реаль факт - янгын күрмәгән, үзенең башыннан үтмәгән кеше моны аңламый.

Быелгы декабрь ае Әлмәт җирлегендә янгыннарның байтак булуы, төгәлрәге мунчалар һәм машиналар януы белән истә калыр, мөгаен. Сәбәпләре һаман да шул - үткәргечләр төзеклеген тикшереп тормау, ут белән саксыз эш итү, мичләрне артык кызу ягу, шулай ук кирпеч мичтә ярыклар барлыкка килү, мич эченнән янган күмер төшү, ягылган мичләрне караучысыз калдыру. Үткән ялларда гына да өч янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгын күзәтчелеге хәбәр иткәнчә, 9 декабрь көнне ике янгын чыгу очрагы теркәлгән. Шуларның берсе иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә Түбән Мактаманың Сабиров урамында булган. Биредә бер машинаның мотор бүлегендә янгын чыккан. Бәхеткә, утны  янгын бүлекчәсе хезмәткәрләре килгәнче үк сүндереп өлгергәннәр. Шушы ук көнне кичке алтынчы яртыларда Бикәсаз авылының Родниковая урамындагы мунча эчен ялкын камап ала. Нәтиҗәдә мунчаның бер квадрат метр мәйданда обшивкасы яна. 10 декабрь көнне инде  кичке сигезләр тирәсендә Герцен урамындагы мунчага ут каба. Бу очракта төтен чыга торган урында түбәгә шактый зыян килә. Бәла чиратлап килә дигәндәй, 11 е көнне Тынычлык урамындагы бер иномаркага ут кабып, аның салонына, мотор өлешенә шактый зыян килде. 13 декабрь көнне иртәнге сигезләр тирәсендә Энтузиастлар урамындагы мунчаның эчке өлешен ялкын ялмап ала. Бу  бәхетсезлекләрнең кабатлануын алга таба да булдырмас өчен янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре әлмәтлеләрне катгый кисәтергә булды.
- Мунча яну очраклары декабрь аенда чыннан да күп булды. Аңа кадәр әле ноябрь азагында гына Урсалының Совет урамындагы бер мунча һәм хуҗалык корылмалары төтенләү очрагы белән башланып киткән иде бу хәлләр.  Янгын чыгып, мунчаның өйалдында самогон аппараты, стеналар янды анда. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады. Ә инде декабрьдә үк көндезге икеләрдә Иске Әлмәттә Совет урамындагы мунча яну турында хәбәр алдык. Нәтиҗәдә мунчаның түбәсе зыян күрде. Саксызлык, ваемсызлык галәмәте дип әйтергәме инде әлеге очрак-ларны. Кайберәүләре утыннарын киптерергә теләп, мунча миче кырына терәп өеп куялар. Бензин сибеп мич кабызып җибәрүчеләр дә байтак. Югыйсә мич ягып җылытыла торган биналарда мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, кирәк булса ремонтларга һәм корымнан чистартырга, ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк тә бит. Бу эшне башкару  зарурлыгы турында мич ягып җылытылучы бакча йорты булган кешеләргә дә искәртеп узар идем. Мичне хәвефсез файдалану өчен аның алдындагы агач идәндә калай булырга тиеш. Изоляциясе төзек булмаган, розеткалары күренеп торган электрүткәргечләрдән һәм кабельләрдән файдалану гомумән тыела. Әлеге  кагыйдәләрне үтәү бер дә авыр түгел югыйсә. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була, янгын чыккан очракта  101 телефоны буенча шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк, - дип искәртте янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе  Равил Хөсәенов.

Чыннан да, төзек булмаган мичләрне, электр җиһазларын кулланып, без үзебезне генә түгел, якыннарыбызны һәм күршеләребезне янгында һәлак булу яки тораксыз калу куркынычы астына куйганыбызны үзебез дә аңлап бетермибез шул. Уяу булыйк, сак булыйк, исән булыйк.
Янгын күзәтчелеге мәгълүматларына караганда, Әлмәт җирлегендә ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр барлыгы 399 янгын очрагы теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 5 кеше җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алган. Узган елның шушы чорына булган күрсәткеч 442 очрак тәшкил итеп, аларда 6 кеше һәлак булган, 7 кеше тән җәрәхәтләре алган иде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса