Фаҗига бүген көндез булды.
Әлмәт сусаклагычында бер ир-ат батып үлгән. Бу вакыйга турында мәгълүмат бүген 12.52 сәгатьтә килде.
Һәлакәт урынына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре китте.
"55 яшьлек ир-атның гәүдәсен ярдан дүрт метр ераклыкта 16.00 сәгатьтә алып чыктылар", – дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручысы Руслан Сыраев.