Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Төнлә Әлмәттә булган янгында бер кешенең гомере өзелгән

23 ноябрьдә 20.51 сәгатьтә Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 21 йорт адресы буенча урнашкан биш катлы күпфатирлы йортның бишенче катындагы фатирда яну турында хәбәр килә.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 65 нче янгын сүндерүбүлеге килеп җитүгә, фатирда көчле төтен була, ишек бикле була. Янгын сүндерүчеләр ишекне ачып,  2 кешене битлек ярдәмендә фатирдан чыгаралар һәм медикларга тапшыралар, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы караганнан соң 40 яшьлек ир-атның үлемен константацияләделәр.


Коткарылган хатын-кызны хастаханәгә озаталар. Янгынның сәбәбе ачыклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса