Әлмәттә санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
Гомумшәһәр өмәсенә 200дән артык әлмәтле чыкты!
Әлмәт предприятиеләре һәм оешмаларының 200дән артык хезмәткәре санитар-экологик икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсенә чыктылар. Актив һәм битараф булмаган кешеләр Әлмәтнең чисталыгына һәм төзеклегенә үз өлешләрен кертәләр! Алар җыелган чүп-чарны һәм киселгән ботакларны җыялар, аларны чыгару өчен махсус техника җәлеп ителде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте