Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстан милли паркында Чулман һәм Кама бөркетләренең беренче кошчыклары чыкты

Йомырка өстендә 36 көн утырдылар.

Беренче нәни бөркет Татарстандагы «Түбән Кама» милли паркында оя корган  бөркетләр гаиләсендә чыккан. Бу вакыйга 2 май иртәсендә була. 2024 елда утыру вакыты 36 көн тәшкил итә. Бу хакта Алабуга орнитологы Ринур Бекмансуров үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Интернет кулланучылар Чулман һәм Каманы онлайн режимда күзәтә ала. Моның өчен ерткычлар оясы янында камера урнаштырылган. 3:40 сәгатьтә күзәтүчеләр йомырка кабыгының ярылуын күрәләр. 5:00 сәгатьтә ул инде ныклап ярыла башлый, тагын бераз вакыттан бөркет чыга.  Соңрак инде корыган бөркет башын күтәрергә тырыша башлый.

Фото: видеоның скриншоты youtube.com/@orlanbeloxvost

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса