Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә зур чүплекне бетерү өчен 2 мең КамАЗ кирәк булачак

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә санкцияләнмәгән зур чүплек таптылар.

Тугыз җир участогында төзелеш калдыклары ачыкланган.

Чүплекнең мәйданы 18 385 кв. м.

Чүплекнең күләме 36 445 куб. м.

ТР буенча Росреестр Идарәсенә сорау нәтиҗәләре буенча 6 участокның физик затларга, икесенең юридик затларга каравы,  бер участок муниципаль милектә икәнлеге ачыкланган.

Милекчеләргә карата дәгъвалар җибәреләчәк.

Әлмәт районы Башкарма комитетына чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде, дип хәбәр итә ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

 

 

Фото: ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса