Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә гомумрайон өмәсенә 10 000 кеше чыкты

Полигонга барлыгы 2024 кубометр чүп-чар чыгарылган.

 Әлмәттә гомумрайон өмәсе узды. Шәһәр һәм авыл территорияләрен чистартуга 10 000 тирәсе кеше чыкты. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы телеграм-каналда хәбәр итте.

Җыештыруда муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, волонтерлар, мәктәп укучылары, идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре катнашты.

Барлык территорияләрдә дә эш кайнады, музыка яңгырады, кыр кухнясы кайнар аш белән тәэмин итте.

Өмә барышында үзбушаткычлар һәм төягечләр җәлеп ителде, чүп-чар җыю һәм чыгару оештырылды, юл буйлары тәртипкә китерелде, чүп үләннәре бетерелде, коры ботаклар киселде.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса