Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан Президенты Корбан гаетенә багышланган намазда катнашты

Вәгазь барышында Татарстан Республикасы мөфтие туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында искә төшерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итүдә катнашты. Тантана Галиев мәчетендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Бәйрәм намазын ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Традицион вәгазь башланыр алдыннан ул Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау сүзләрен укыды", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Чара Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп, минималь санда кешеләр катнашында узды. Мәчеттә булганда барлык дин тотучылар да битлек һәм перчаткалар кигәннәр, социаль дистанцияне үтәгәннәр.

Вәгазь барышында Татарстан мөфтие Корбан бәйрәменең мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлатты, аның тарихы һәм корбан чалу йоласының тирән мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук ул быел мөселманнар бәйрәмне каршы ала торган аерым шартларны билгеләп үтте. Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында искә төшерде.

Соңыннан бәйрәм намазы укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса