Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Корбан бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Барыгызны да бөек һәм изге бәйрәм белән котлыйм!

Корбан бәйрәме хәтта мондый шартларда да имин узсын. Бәйрәм кәефе сезнең йөрәкләрдә ныгысын. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте: "Өметегезне өзмәгез", - дип. Хәзер без бу сүзләргә йөз тотабыз.

Аллаһы Тәгалә барлык бәйрәм догаларын кабул итсен. Авыр тормыш хәлендә калганнарны да хәлле итсен. Күңелләрендә рухи бушлык булганнарны нур белән баетсын.

Без һәрвакыт дога кылабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән безне авырулардан сакласын һәм чистартсын дип сорыйбыз.
Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим! Үзегезне саклагыз!

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса