Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Дога язылган савыт-саба кителсә нишләргә?

Сорау-җавап.

Хөрмәтле редакция! Якын дусларым миңа дога язылган чынаяк бүләк иткәннәр иде. Беркөн ничектер бәрелеп кырые бераз кителде. Китек чы-наякны кулланырга яра-мый дип ишеткәнем бар, тик, дога язылган булгач, аны ташларга да кул бар-мый. Нишләтергә дә белмим. Андый хәл бер миндә генә түгелдер. Бәлки газета аша җавап бирерсез.

Даими укучыгыз
Сания Вәлиева

Әйе, мондый матур, догалы савыт-сабаны хәзер күп кешедә очратырга була. Һәрбер татар, мөселман кешесе өчен Коръән аятьләре бик изге санала. Шуңа да без, газета уку-чыбызның соравына җавап бирүен үтенеп, Әлмәт шәһәре һәм рай-оны имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Синга-туллинга мөрәҗәгать иттек.

- Моңа охшаш сораулар белән үземә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Коръән аятьләре язылган савыт-сабаны күргәнем бар. Әлбәттә, тормыш-көн-күрештә, табын ти-рәсендә куллана торган савыт-сабага алай язмау хәерлерәк. Чөнки аларга белмичә, я ялгышлык белән хәләл булмаган ризыклар салынырга да мөмкин, кулдан да төшеп китү ихтималы бар. Ни әйтсәң дә, ничек кенә сак куллансаң да, вакыт үзенекен итә. Төшеп ватыла, чатный, кырые кителә. Хуҗабикәләр, әлбәттә, андый савыт-сабаны кулланмый башлыйлар. Шулай итеп кеше аларны кая куярга да белми. Ватылган, гамәлдән чыккан савыт-сабага Аллаһының исемнәре, сыйфатлары, Коръән аятьләре язылган булганлыктан, теләсә кая ташлау яхшы түгел. Шуңа күрә аларны кеше таптамый торган җиргә күмеп кую хәерле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса