Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә бәйрәм намазын шәһәр стадионында укыдылар

Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт эшләре бара.

Шуңа зур бәйрәм намазын саф һавада, төгәлрәге, шәһәр стадионында оештырдылар. Аны шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин алып барды. Ул мәхәллә халкына вәгазь белән мөрәҗәгать итеп, Корбан гаете тарихы, гореф-гадәтләре һәм корбан чалу йоласының тирән мәгънәсе турында сөйләде.

Иртәнге намазда  күп санлы мөселманнар арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та бар иде.

Әлмәттә корбан чалуны  махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда, Бигәш урамында экстрим-парк территориясендә һәм "Тәзкирә" мәчете территориясендә үткәрәләр.

Быел барлыгы 1500 гә якын сарык тәкъдим ителде. Ветеринария хезмәте белгечләре һәм Әлмәт дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Реваль Мөхәммәтҗановның ныклы контроле астында республиканың якын-тирә районнарыннан гына терлекләр китерелде. Күпчелек  Әлмәт районы фермер хуҗалыкларыннан китерелде.

10 июль көнне Әлмәт мөхтәсибәте бәйрәмне дәвам итеп, күңел ачу чаралары уздырачак. Шәһәр паркында күңелле стартлар, аквагрим, мехенди ясау булачак һәм аттракционнарга билетлар уйнатылачак. Бушлай туклану ноктасы оештырылачак, анда теләгән һәркем традицион пылау белән сыйлана алачак. Һәр дин тотучы бу көннәрдә изге бәйрәмне гаилә даирәсендә каршыларга, якыннарын һәм туганнарын кайгыртырга,  мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә омтыла.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса