Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Әгәр дә без Аллаһның нигъмәтләрен саный башласак, аларны һич санап бетерә алмаячакбыз, чөнки Аның безгә бирелгән нигъмәтләре чиксез күп.

Аллаһ әйтә: «Әгәр Аллаһның нигъмәтләрен санап карасагыз, санап бетерә алмассыз», - дип. Аның нигъмәтләреннән берсе - безгә куллану өчен төрле терлекләрне барлыкка китерүе.

Аллаһ безгә ул терлекләрнең итләре - ризык, тиреләре - киемнәр, сөтләре - шифа, үзләрен - көнкүреш эшләрен-дә куллану өчен буйсындырды. Бу нигъмәтләрне дөрес файдаланып, Аллаһны шөкер итәргә кирәк. Корбан чалу ул Аллаһның безгә биргән нигъмәтләренә шөкер итү һәм гөнаһлардан пакьләнү. Пәйгамбәребез (салләллааһү галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Корбаныгызның муеныннан беренче кан тамчысы җиргә төшеп җиткәнче, Аллаһ гөнаһларыгызны кичерә», - дип. Шуңа күрә барыбызга да бу изгелектә катнашырга ашыгырга кирәк.

Пәйгамбәребез (сал-ләллааһү галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинә әһелләренең ике бәйрәм көннәрендә күңел ачып, уен-көлке белән шө-гыльләнгәннәрен күреп, сәхабәләренә: «Аллаһ сезгә ул көннәрегезне хәерлерәк көннәр белән алыштырды, фитыр һәм корбан гаете көннәре», - дип әйтте. Әйе, газиз кардәшләр, мөселманнарның да зур, олугларга тиешле бәйрәм көннәре бар, ул - фитыр һәм корбан гаетләре. Ул көннәрне зурлау тәкъвалыкның бер билгесе булып тора. Кызганыч, күп кеше бу көннәрне тиешенчә олуглый белми. Күпчелек бу көнне мәчеткә барып кайту, корбан чалу, коймак илә чәй эчү белән генә чикләнә. Ләкин динебездән булмаган «бәйрәмнәрне» истә калдырырлык итеп үткәрергә тырышалар. Без, кадерле җәмәгать, үзебезнең бәйрәмнәребезне олугларга, зурларга тиешбез.

 

Гает көннәрендә тиеш булган гамәлләр

l «Аллааһү әкбәр, Алла-аһү әкбәр! Ләә иләәһә илләллааһү, Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр вә лилләәһил хәмде», - дип тәкбирләр әйтеп, үзең, җәмәгатең, бала-оныкларың белән гает намазына мәчеткә бару. Бу тәкбирләрне бәйрәм көннәре буена күп тапкырлар әйтү.

lКорбан чалу, чалмасаң, чалучылар янында катнашу.

lБер-береңне «Тәкаббә-лаллааһү миннәә вә миң-күм» кебек сүзләр белән тәбрикләү.

lБер-береңне кунакка дәшеп, табыннар әзерләп, корбан итләре һәм төрле тәм-томнар белән сыйлау.

lФәкыйрь-мескеннәрне, мохтаҗларны да онытмау, сәдака, корбан итләре биреп сөендерү.

lТормыш иптәшеңә, әти-әниеңә, бала-оныкларыңа бүләкләр биреп шатландыру. Аталар гаиләләренә күчтәнәчләр белән кайтып, әниләр тәмле-тәмле табыннар әзерләп куеп, бергәләшеп сыйланып утыру.

lКүршеләреңне дә онытмау, аларны да тәбрикләп кунакка чакыру, корбан итләре бирү.

Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибәте

 

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде.  Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәрәкәтен иңдерсен.

Кадерле кардәшләрем, бу бәйрәм көннәрен үзебезнең, туганнарыбызның, якыннарыбызның, бала-оныкларыбызның күңелләрендә матур истәлек булып калырлык итеп уздырырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итеп, гөнаһларыбызны кичерсен, бездән дә, сездән дә изгелекләребезне кабул итсен. Гает бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе
Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса