2 апрель 2019 яңалыклары
-
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды
Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә ил буенча 135 мең егет китәчәк. Әлмәтлеләр дә армия сафларын тулыландырачак. Быелгы чакырылыш нинди үзенчәлекләргә ия, яңалыклар бармы, егетләр кайларда хезмәт итә ала – бүген видеоконференция режимында узган брифингта ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин шулар хакында сөйләде.
-
Әлмәт артисты Рәшит Ваһапов фестивале дипломанты булды
Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илназ Гыймалетдинов Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсы дипломанты булды.
-
Песиләргә аллергиядән дөньядагы тәүге вакцинаны инде быел ук уйлап табарга мөмкиннәр
Вакцинаны әзерләү белән Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты һәм Вена медицина университеты шөгыльләнә.
-
Баш авыртудан дарусыз котылам дисәң...
Галимнәр баш авыртудан даруларсыз арыну ысулларын әйтә.
-
Әлмәт әниләрен бушлай укыталар
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге декрет ялында булган хатын-кызларны һөнәри өстәмә белем бирү курсларына чакыра.
-
Әлмәттә нур терапиясе үзәге ачыла
Быел Әлмәтнең онкология диспансерында радиология корпусы ачыла. Авыруларны кабул итү исә сентябрь аенда ук мөмкин булачак.
-
Ришат Төхвәтуллиннан акчалата бүләк
Ришат Төхвәтуллин да инстаграмын җанландырып алырга булган.
-
Киләсе ел башыннан Россиядә электрон визалар системасын гамәлгә кертергә ниятлиләр
2017 елда Россиядә 18 ил гражданнарына Ерак Көнчыгышка бару өчен электрон визалар гамәлгә кертелде.
-
Уенчыкларның бәясе 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Өстәл, компьютер уеннары, уенчыклар һәм уен корылмаларына экспертиза үткәрүгә кагылышлы закон проектын Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән.
-
Әлмәтлеләр Бөтендөнья эпилепсиягә каршы көрәш көненә багышланган акциягә кушылды
Акциядә Әлмәт үзәк район хастаханәсе неврологы Рида Ханова, медицина көллияте волонтерлары һәм шәһәр халкы катнашты
-
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.
-
Әлмәттә вакытлыча су бирү туктатыла
“Әлмәт-Водоканал" АҖ вакытлыча салкын су бирүнең тукталып торачагы турында кисәтә.
-
Әлмәттә санитар-экологик икеайлык башланып китте
Әлеге чара кысаларында барлык гражданнар һәм оешмалар үзләренең экологик табигать саклау инициативаларын тормышка ашыра һәм “ ЭКОяз-2019” конкурсында катнаша алачак.
-
Әлмәттә “Мобильник” оператив-профилактик чарасы уза
1 апрельдән алып 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Мобильник” оператив-профилактик чарасы уздырыла.
-
Җиденче “Әдәби марафон” Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланачак
Катнашучыларга йөз язучының әсәрләрен укырга тәкъдим ителә.