Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Баш авыртудан дарусыз котылам дисәң...

Галимнәр баш авыртудан даруларсыз арыну ысулларын әйтә.

Галимнәр даими баш авыртулар белән гәүдә авырлыгы арасында үзара бәйләнеш урнаштырган. Артык авырлыкны киметү мигрень белән көрәшергә ярдәм итә икән.

Белгечләр даими баш авыртудан җәфа чигүче һәм авырлыгы артык булган 473 кеше катнашлыгында тикшеренүләр үткәргән. Тәүдә аларның гәүдә авырлыгы индексы, уртача яше һәм пациентлар турында башка мәгълүматлар алынган. Нәтиҗәдә, баш авыртуның барлыкка килү ешлыгы тән массасы индексына турыдан-туры бәйле булуы ачыкланган. Тән авырлыгы кимегәндә баш авыртуы да басыла.

Бу барлык яшь төркемнәре вәкилләренә дә кагыла. Белгечләр баш авыртудан һәм артык авырлыктан җәфа чигүчеләргә, беренче чиратта, симерү белән көрәшергә киңәш итә. Бу чара баш авыртуын да киметергә ярдәм итәчәк.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса