Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришат Төхвәтуллиннан акчалата бүләк

Ришат Төхвәтуллин да инстаграмын җанландырып алырга булган.

Ул сәләтле, креатив, җырга осталыгы булган кешеләр эзли. 2 апрельдән 15енә кадәр ул «Сагынам» җырына челлендж уздыра. 5 иң яхшы видеоны ул үзенең инстаграм аккаунтында урнаштырачак. Иң кызыгы, җиңүче кешегә 10 000 сум биреләчәк. «Кадерле дуслар! Сезнең арагызда сәләтле, креатив кешеләр күп булуына шигем юк! 2 апрельдән 15енә кадәр «Сагынам» җырына челлендж үткәреп алыйк әле! 5 иң яхшы видеоны үземнең сәхифәмә эләчәкмен, ә җиңүче 10 000 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак Видеоны #ртчеллендж һәм #ртсагынам хештеглары белән тамгалагыз. Иҗади уңышлар! Сезнең видеоларыгызны көтеп калам!», дип яза ул.

Катнашыгыз дуслар, бәлки нәкъ менә сез үзегезне Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында күрә алырсыз!

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса