Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәттә нур терапиясе үзәге ачыла

Быел Әлмәтнең онкология диспансерында радиология корпусы ачыла. Авыруларны кабул итү исә сентябрь аенда ук мөмкин булачак.

Үзәктә тән тукымасына һәм эчке органнарга зыян китермичә генә нур терапиясе сеансларын уздырырга ярдәм итүче махсус җиһазлар булдырылачак.

Онкология белән авыручылар дәвалану курсының бөтен этапларын диспансерда гына үтә алачак.

Яңа бүлек ике сменада эшләячәк һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләрне үзендә кабул итәчәк. Яңа радиология үзәгендә елына 30 меңгә якын нур терапиясе сеансы үткәреләчәк.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса