Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәтлеләр Бөтендөнья эпилепсиягә каршы көрәш көненә багышланган акциягә кушылды

Акциядә Әлмәт үзәк район хастаханәсе неврологы Рида Ханова, медицина көллияте волонтерлары һәм шәһәр халкы катнашты

Ул халыкның бу өлкәдәге хәбәрдарлыгын арттыру һәм табибка кадәрге күрсәтелергә мөмкин булган беренчел ярдәм белән таныштыру максатыннан чыгып оештырылды.

Бу көнне биредә булган әлмәтлеләрнең күбесе “Эпилепсия нәрсә ул?”  дигән сорауга төгәл җавап бирергә кыенсындылар. Чынлап та, янәшәдә булган берәр кешедә эпилепсия өянәге кузгалса  нәрсә эшләргә кирәклеген һәркем дә белми.

Белгеч акциягә кушылучыларны  әлеге авыруның билгеләре белән таныштырды һәм өянәк кузгалганвакытта күрсәтелергә тиеш булган  беренчел ярдәм турында сөйләде. Иң мөһиме, югалып калмаска һәм бу вакыйгаларга битараф калмаска кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса