2 апрель 2019 яңалыклары
-
Әлмәттә «Сандугач сайрар илем» фестивале гөрләде
Әлмәттә XXII «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәкара фестиваленең гала-концерты узды.
-
Үзмәшгуль татарстанлыларга «Биржа мәйданчыгы»ннан файдалану мөмкинлеге бирелде
Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин, аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак.
-
Зур югалту
Атказанган нефтьче Дамир Нуретдинов арабыздан китте.
-
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кимегән
Көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 27,4 процентка түбәнрәк.
-
Владимир Путин пенсионерларга өстәмә түләүләр турындагы законга кул куйды
Гамәлдәге нормативлар буенча, пенсияләр регионда яшәү минимумыннан түбән була алмый, шуңа өстәмәләр каралган.
-
Әлмәтлеләрне төзекләндерү өчен территорияләрне сайлауда катнашырга чакыралар
Әлмәтлеләрне Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча рейтинглы тавыш бирүдә катнашырга чакыралар.
-
Штрафка тарымагыз!
Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр бар. Күптән түгел юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа закон үз көченә керде. Анда пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр язылган. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла. Игътибарлы булыгыз, карарга нигезләнеп, юл билгеләре куелачак.
-
«Корсак белән нидер эшләргә вакыт»
42 яшьлек Галкин гел ябыгучы кешеләр рәтенә керә икән. Тик мәзәкләр сөйләүчене җанатарлары ябыгырга кирәкми дип тынычландыра. Ләкин Максим алай уйламый.
-
Россиядә яңа салым кертергә тәкъдим ителде
Россия кунакханәләре 2023 елдан башлап туристлардан тәүлегенә 100 сумга кадәр кунакханә җыемын алачак.