Юкәле авылы янында яңа ферма ачылды.
"Быел монда 20 мең тавык булачак. Алар әле кичә генә кайтарылды. Тиздән йомыркаларның беренче партиясен алырбыз дип өметләнәбез", – дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов.
Тиздән кибет киштәләрендә җирле продукция пәйда булачак.