Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

21 һәм 22 июльгә «Шәһәрнең мәдәни мохите» кысаларында чаралар афишасы

Программа җиде мәйданчыкта узачак.

Әлмәттә "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу программалары 21 һәм 22 июльдә узачак.

21 июльдә 17.00 сәгатьтә "Каракүз" скверында Дмитрий Ларичев чыгыш ясаячак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында һәм "Сәламәтлек" паркында балалар анимация программасы узачак. Шул ук вакытта драма театры артындагы фонтан янындагы мәйданда Константин Колмаков, Мәгърифәт бульварында Венера Мөхәммәтханова чыгышы була.

культурная среда

22 июльдә 17.00 сәгатьтә "Каракүз" скверында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Константин Колмаков чыгыш ясаячак. 18.00 сәгатьтә драма театры артындагы мәйданда Александр Головин чыгышы булачак. "Яшьлек" скверында һәм "Сәламәтлек" паркында балалар анимация программасы узачак. Мәгърифәт бульварында Андраник Мелконян, "Түбән Мактама" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Тансу Миннебаева чыгыш ясаячак. "Иске Әлмәт" мәдәният сарае каршындагы мәйданда әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Альбина Гайнеева үзенең чыгышы белән сөендерәчәк.

каракуз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса