Әлмәт таңнары

Әлмәттә авылда яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасы узачак

Чара 6 март көнне булачак.

Спартакиада 9:00 сәгатьтә мини футбол белән башланачак. Шулай ук 9:00 сәгатьтә гер күтәрү һәм кул көрәше буенча да  ярышларга старт биреләчәк.

9:30 сәгатьтә авыл җирлекләре башлыклары арасында ату ярышы булачак.

10:30 сәгатьтә канат тартышу булачак.

11:45 сәгатьтә чаңгы эстафетасы башланыр дип планлаштырыла.

12:00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә концерт, күңел ачу чарасы башлана. Ярминкә дә эшләр дип көтелә.

13:00 сәгатьтә чара тантаналы рәвештә ябылачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: