Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дөньяда ниләр бар

Бассейннан сукыраеп кайткан

Антибиотиклар ярдәм итми.

Бөекбританиядә яшәүче хатын-кыз җәмәгать бассейнында йөзгәннән соң бер күзенә сукырайган. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

2022 елның августында Крейфорд шәһәреннән 38 яшьлек Шерин-Фэй Гриффин җәмәгать бассейнына килә. Ике көннән соң хатын-кызның сул күзе кычыта һәм авырта башлый. Ул терапевтка мөрәҗәгать итә һәм ул аңа бер атналык антибиотиклар курсы билгели. Соңрак хатын-кыз офтальмолог кабул итүендә була. Ул пациентның офтальмогерпес белән авыруын әйтә (герпес вирусы). Гриффинга стероидлар һәм антибактериаль күз тамчылары билгелиләр.

Шуңа да карамастан, хатын-кызның хәле начарлана. Ханым тагын бер тапкыр хастаханәгә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә, ләкин табиблар аңа өстәмә дарулар гына язып бирәләр. Берничә айдан соң Гриффин төнлә түзә алмаслык авыртудан уяна һәм тиздән бер күзен сукырайтканын аңлый. Ачыкланганча, ул акантамеб кератиты белән зарарланган. Бу  сирәк очрый торган йогышлы авыру, күзнең мөгезкатлауына Acanthamoeba амебалары үтеп керә. Инфекция күрүнең кире кайтарылмаслык бозылуына яки сукырлыкка китерергә мөмкин. Авыру һәрвакыт диярлек контактлы линзалар куллану белән бәйле, алар астында амебалар үрчи икән.

Сакланып йөрегез, дуслар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса