Алкоголь канда күпме саклана? [+ИНФОГРАФИКА]
Акылы бар кеше эчкән баштан руль артына утырмый, әмма кайвакытта ул инде айныган, үзен яхшы хис итә, руль артына утыра алам дип уйлый.
Бу очракта шуны истән чыгармаска кирәк – спирт кан составыннан чыгып бетмәскә мөмкин. Организмга аның өчен берникадәр вакыт таләп ителә. Ә эчемлекләр һәркемнең организмыннан төрле вакытта чыга. Шунлыктан, түбәндәге таблица кайберәүләр өчен файдалы булыр.
Моның өчен эчемлекнең төрен, кешенең авырлыгын, физик халәтен, шәхси үзенчәлекләрен, эчемлекнең күләмен белү шарт.
Фото: dpchas.com.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа