Алина Кабаева үзенең бәбәй көтүен кире какмый
Бу көннәрдә 34 яшьлек Алина Кабаева Мәскәүдә үткәрелгән нәфис гимнастика буенча Гран-при ярышларында булды. Шуннан бирле спортсменның авырлы булуы хакында әйтәләр.
Турнирга кияр өчен, Алина Кабаева кара төстәге киң кофтаны сайлап алган. Шулай ук Кабаеваның шактый «зураеп» киткәне дә күренеп тора. Спортчының фанатлары аны бәбәй көтә дип саный. Социаль челтәрләрдә «Алина бәбәй көтәме?», «Сез хәзер икәүме?», «Тиздән бәбәй булачак» сыман комментарияләр еш очрый.
Алина Кабаева һәрвакытагыча үзенең шәхси тормышы турында сөйләми, уңай җавап бирми, әмма сүзләрне кире дә какмый.+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа