Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Илмира Нәгимова : Туйдым

«Тәки йөрәгемә төшәләр», - дип елый җырчы.

Илмира Нәгимова социаль челтәрендә башка интервьюларга йөрмәячәген хәбәр итте. Ул һәр интервьюдан соң күп начар сүзләр ишетүен белдерде. 

«Мине интервьюларга еш чакыралар, чөнки иң күп просмотрлар миндә. Башка андый җирләргә йөрмим. Кешегә нинди начарлык эшләгәнмендер, бер аерылуым белән йөрәгемә төшәләр. Мин гади кеше ничек бар, шулай җавап бирәм, бу виддеолар да бөтен дөньяга таралачак. Аерылгач хатын-кыз кеше түгел икән, Аллага шөкер 2 ел аерылганыма, эшемне дә эшлим, акчаны да эшлим, балалар да бәхетле», – ди ул.

Элеккеге иренең әнисе турында да яхшы сүзләр генә әйтә:

 «Балаларымны әбиләре алып китә, хөрмәтем аңа иксез чиксез, балаларым кайткач әбиләрен мактый, әтиләренең нәрсә сөйләвен монда әйтеп тормыйм, чәчегез агарачак».

«Русланның фанатлары миңа язмагыз. Ардым шушы әйбердән. Руслан кебек икейөзле булырга язмасын. Мин дә кеше, минем җаным бар, мин кешенекен урламыйм, кешенекен алмыйм, миңа булганы җитә. Һәр интервью дан соң шундый негатив. Башка йөрмим», – дип күз яшьләрен тыя алмый Илмира.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса