Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

13–19 июльгә йолдызнамә

Йолдызлар киләсе атнага нәрсә фаразлый?

Кучкар

Торакны төзекләндерү беренче урында торачак. Әмма гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр бертөрле генә түгел: бердән, вазифа бүлешү бәхәс тудырса, алтын урталыкны табу да авыр булмас.

Үгезбозау

Дусларыгыздан киңәш сорасагыз, алар сезгә ярдәм кулы да сузар. Ә менә туганнар һәм күршеләр белән ара бик яхшы түгел. Теләсә нинди бәхәсле хәлдә дә кулай вариантлар табарга кирәк.

Игезәкләр

Чыгымнарыгыз арту сәбәпле, финанс кыенлыклары белән очрашырсыз. Алдагы чыгымнарыгызны яхшылап планлаштырыгыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр дә катлаулы. Уйлаганыгызны турыга бәреп әйтүдән сакланыгыз.

Кысла

Мөһим карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәргә тырышыгыз. Юкса хәлегез мөшкелләнәчәк. Парлы кешеләр өчен бу кыен мәсьәлә: якыннарыгызның мәнфәгатьлләренә каршы килергә мөмкин. Түземле булыгыз.

Арыслан

Бу атнада тыныч булырга тырышыгыз, ялгызлыкта калып уйланырга җай табыгыз. Кешеләр белән күп аралашмагыз. Шулай ук шәһәрдән читкә чыгарга да киңәш ителми: юлда үзегезгә каршы фикерле кешеләр очрарга мөмкин.

Кыз

Дусларыгызның ярдәменә мохтаҗлык тоярсыз. Тик финанс мөнәсәбәтләрен дуслык мөнәсәбәтләре белән бутарга кирәкмәс. Бурычка акча бирмәгез дә, алмагыз да. Атна ахырында күңелле сюрприз көтелә.

Үлчәү

Әйләнә-тирәдәгеләрнең мәнфәгатьләрен таптап, үз максатыгызга ирешергә теләрсез. Мондый позиция каршылыкка очрамый калмый. Йогынтылы кеше сезгә комачауларга мөмкин. Башкаларга карата игътибарлырак булыгыз.

Чаян

Закон бозуларга бармаска, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз, бу бигрәк тә руль артындагыларга кагыла. Сәяхәтләрдән күп кенә яхшы тәэсирләр алырсыз. Күңелегезгә хуш килгән кеше белән танышу ихтималы зур.

Укчы

Матди һәм физик зыян китерү ихтималы булган адымнарга бармагыз. Бигрәк тә көрәш элементлары булган спорт ярышларында катнашудан тыелып торыгыз. Төрле финанс гамәлләре дә зыян гына китерергә мөмкин.

Кәҗәмөгез

Партнерлык мөнәсәбәтләре зур игътибар сорый. Эштә үз тиңнәрегез белән генә аралашыгыз. Җитәкчелек күзенә чалынмаска тырышыгыз. Каты позициягә очрасагыз, юл бирү хәерле.

Сукояр

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булу зарур. Иммунитетыгыз кимү аркасында хәлегез начараерга мөмкин. Йогышлы авырулар эләктерү ихтималы зур. Бассейнга, мунчага бару өчен кулай вакыт.

Балык

Атна дәвамында сезне мәхәббәт һәм иҗат темалары озата барачак. Партнерыгыз белән бер дулкында булмасагыз, үз инстинктыгызны дилбегәдә тоту хәерле, юкса мөнәсәбәтләр бозылуы бар. Үз хоббиегызга күбрәк игътибар бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса