Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Әлмәтлеләр өчен яңа атнага йолдызнамә

Йолдызнамә 2-8 ноябрь

Кучкар. Уртак дусларыгыз белән очрашу гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга булышлык итәр. Тик алар тәкъдим иткән күмәк аван-тюраларда катнашмавыгыз хәерле.

Үгезбозау. Якын туганнарыгыз белән низаг чыгуы ихтимал. Аны яхшылык белән хәл итегез. Гаиләдә уртак планнарны тикшергәндә бер-берегезнең фикеренә колак сала белегез.

Игезәкләр. Иҗатта, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешә торган вакыт. Ә менә көнкүрештәге эшләрне читкә куеп торыгыз. Атна азагында сәламәтлек турында кайгыртырга кирәк булыр. Әмма үз белдегегез белән дәваланмау хәерле.

Кысла. Күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләр уңышлы хәл ителер. Атна дәвамында күңел ачуларга акча тотмау хәерле. Комсыз кешеләрдән ераграк йөрегез, алар сезнең хисләрегез белән уйнарга мөмкиннәр.

Арыслан. Җитди әңгәмәгә җиңел темаларны тикшерүдән башлап, әкренләп барып җитәргә тырышыгыз. Бу сезгә партнерыгызның кәефен аңларга ярдәм итәр. Ул проблеманы тикшерүгә әзер булса гына сөйләшүне дәвам итегез.

Кыз. Сезгә күп кенә яңа мәгълүматлар килеп ирешер. Тик аларның барысына да ышанырга кирәкми. Сезне алдарга яки фактларны бозып күрсәтергә тырышырлар. Атна азагында дуслар белән очрашу тормышыгызга ямь кертер.

Үлчәү. Атна башы иҗат белән шөгыльләнү өчен кулай. Спортта да сезне уңыш көтә. Кулыгызга керәсе акчаны нәрсәгә тотарга дип уйлап утырмагыз. Гаилә бюджетын планлаштыру өчен кулай көннәр әле алда.

Чаян. Проблемалар турында уйламыйча, рәхәтләнеп ял итәргә тырышыгыз. Нәрсәгә тотынсагыз да, әллә ни уңышка ирешә алмассыз. Атна азагында мөһим карарлар кабул итә аласыз. Башкалар киңәшенә колак салмау яхшырак булыр.

Укчы. Дусларыгыз белән аралашу өчен кулай вакыт. Тормышыгызда кызыклы вакыйгалар булырга тора. Ә менә таныш түгел кешеләр белән аралашу юньлегә илтмәячәк. Мөһим карар кабул иткәндә бары тик үз интуициягезгә таяныгыз.

Кәҗәмөгез. Ахыргача уйланмаган гамәлләр тискәре нәтиҗәләргә китерергә, милкегезгә яки сәламәтлегегезгә зыян салырга мөмкин. Дуслар белән акча темасына сөйләшмәү хәерле.

Сукояр. Фәнни эш белән шөгыльләнү, тикшеренүләр үткәрү яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдә бер-береңә юл куюга, аңлашуга һәм тигезлеккә омтылыгыз.

Балык. Дәвалану өчен кулай атна. Тик дару препаратларын кабул итүне, төрле процедураларны табиб белән киңәшеп башкару яхшы. Ерактагы туганнарыгыздан хәбәр килеп ирешергә мөмкин. Үзегез дә аларга хат яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: йолдызнамә