Тормыш - яшәеш

“Радиоприбор” заводында ни өчен гауга чыккан?

Әлмәтнең "Радиоприбор" заводы директоры хезмәткәрләренә 3 миллион сум акча тиеш икән.

Директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Насих Хәйдаров июль ае өчен хезмәт хакы түләмәгән- җәмгысе 3 миллион сум! Хезмәт хакы түләнгән дип ведомстваларга ялган мәгълүмат биргән өчен завод җитәкчелегенә 2000 сум күләмендә штраф салынган.

Әлеге вакыйга прокуратура тикшерүе вакытында ачыкланган.